Эзләү нәтиҗәләре
- Азат аны менә шул хром күн итеген ялтыраткан вакса исеннән таный. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Күз алларын томалый торган нәфрәт хисен җиңә алмыйча, Азат Сәйдәшев комендатурадан урамга чыгып китә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Юк, юк, - дип пышылдый ул, - кеше язмышын байчурин кебек шакаллар хәл итә торган илгә мин кайта алмыйм … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- » Көчсезлеген тойганга гына пышылдый Азат Сәйдәшев, ә үзенең бөтен дөнья күзенә карап кычкырасы, җанвар булып үкерәсе килә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Шушы көннән Азат әти-әнисенең исән калу ихтималына да ышанмый һәм аны бу дөньяга бәйләп тота торган пәрәвездәй нечкә җепләр дә, вакыт-вакыт колак төбендә уйнап күңелне җылыта торган Сәйдәш аһәңнәре дә өзелә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Комендатурадан чыгып качкан көнне Азат соңгы тапкыр елый - язмыш тарафыннан үз өлешенә бүлеп бирелгән күз яшьләрен сарыф итеп бетерә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Шулай да Азат Сәйдәшев исән кала. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Тик ул, иртә-кичләрен кулы, йодрыклары белән берәр каты әйберне төеп, ярсуын басарга өйрәнә, шуңа күнегә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Атна саен бер кирпечне кулы белән сугып икегә яра. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Шул вакытта, үзе дә сизмәстән, усал итеп елмая: бу кирпечтән крематорий миче дә, төрмә дивары да сала алмаячаклар! Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР